Питрәчнең 2нче мәктәбе укучылары «Макулатура тапшыр - агачны коткар» дигән акция оештырдылар. Ел буе балалар мәктәпкә иске газета-журналлар, дәфтәрләр алып килделәр. Уртак тырышлык белән алар 900 кг макулатура җыеп алдылар. Күптән түгел алар бөтен чималны тапшырдылар һәм акча алдылар. Балалар ул акчаларны аларны әтиләре махсус операциядә катнашучы үз яшьтәшләренә бирергә булдылар.