ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа шәһәренең «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасында «Эко-көз» балалар бәйрәмендә булдылар.
Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Алабуга шәһәренең «Жемчужинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресе үткәрде.
Болытлы һава торышына карамастан Буаның 2 нче лицей укучылары «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашып, Безымянной (Карлы елгасының сул кушылдыгы) елганың яр буен чүп-чардан чистарттылар.
Арчаның 2нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен Төньяк территориаль идарә инспекторлары «Табигатьнең гаҗәеп дөньясына сәяхәт» дигән мавыктыргыч экологик дәрес үткәрделәр.
Җыелган 78 килограмм кәгазьне Чаллы укучылары икенчел эшкәртү өчен «ЭкоЛаб» ҖЧҖ тапшырдылар. 48 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары кәгазь һәм катыргы эшләнмәләргә яңа тормыш бүләк иттеләр.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казанның 75 нче гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары өчен “National Geographic” квест-уенын үткәрделәр.
Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Куралово мәктәбенең 3 һәм 4 сыйныф укучылары өчен «Тирә-юнебездә тынычлык» дигән мавыктыргыч экологик дәрес үткәрделәр.
«Байтик» мәгариф-сәламәтләндерү комплексы базасында яшь натуралистларның республика слеты һәм «Чиста булачак» республика яшьләр экохәрәкәте активы мәктәбе старт алды.
Экологик тәрбия-мәктәп укучыларын укытуда өстенлекле бурычларның берсе, шуңа күрә экологлар даими рәвештә мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына барып дәресләр үткәрәләр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа шәһәренең «Теремкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кошлар һәм аларның яшәү рәвеше турында сөйләделәр.