Төньяк территориаль идарә инспекторлары Балтач районы Кенәбаш мәктәбе укучыларын табигатьне сакларга һәм экоакцияләрдә катнашырга чакырды.
«Территорияне чистарту буенча өмәләребезне һәрвакыт халык хуплый. Ләкин катнашучылар елдан-ел күбрәк булсын өчен, без үсеп килүче буынга әйләнә-тирә дөньяны саклауның мөһимлеген җиткерергә тиешбез. Өмәләр чистарту гына түгел, бу уртак эш. Ул безне берләштерә», - дип сөйләде Төньяк территориаль идарә инспекторы.