ТР Экология министрлыгы белгечләре «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активистлары өчен экскурсия үткәрделәр

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Экологлар көнендә Экология министрлыгында Түбән Кама районыннан «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары өчен экскурсия узды. Белгечләр студентларга атмосфера һавасының пычрануынтикшереп торучы  контроль станциясен күрсәттеләр һәм аның эш принциплары турында сөйләделәр. Министрлыкның шундый 17 станциясе бар, шуларның 5се Татарстан башкаласында урнашкан.

 «Мондый күзәтү челтәре атмосфера һавасының сыйфатын реаль вакытта бәяләргә мөмкинлек бирә», - дип сөйләде «Геоүзәк» ДБУнең экология лабораториясе башлыгы Артур Вилданов.

Экскурсия вакытында студентлар белән ТР экология һәм табигать  ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александров аралашты.

 «Экололог һөнәре - ул бик игелекле эш. Сез табигатьне коткарасыз һәм саклыйсыз. Сезнең шундый максатчан булуыгызга мин бик шат, сезгә бу шөгыль чыннан да ошый. Сезгә чын күңелдән уңышлар һәм зур казанышлар телим», -  дип сәләмләде Татарстан Республикасы Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александров.

Алина Калинкина экологик хәрәкәттә катнашучыларының берсе. Кыз сөйләвенчә, эколог булу – аның күптәнге хыялы, ә «Чиста булачак» хәрәкәте аңа бу хыялга һәм үз максатына ирешергә ярдәм итә. Бүген ул да экскурсиягә килүчеләр арасында. «Яңа нәрсәләрне белү һәм белемнәремне практикада ныгыту кызык иде. Экскурсия мине сокландырды. Барлык күзәтүләрне монда карап барып  була. Бу мөмкинлек өчен рәхмәт, мин сезгә әле тагын килермен», - дип уртаклашты студент кыз үзенең тәэсирләре белән.

Очрашу ахырында Егор Тарнавский активистларга «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика агарту акциясендә җиңү өчен диплом тапшырды, ә ТР Экология министрлыгыннан экскурсиядә катнашучыларга ведомствоның 30 еллыгына китаплар бүләк иттеләр.

 «Ел саен эколог һөнәре популярлаша  һәм безнең фикердәшләребез экологик хәрәкәтләргә кушыла бара. Мин сезне бу матур бәйрәм белән котларга һәм сезгә шундый мөһим һәм кирәкле эштә – әйләнә - тирә мохитне саклауда уңышлар теләргә чын күңелдән шатмын», - дип мөрәҗәгать итте студентларга министр урынбасары Егор Тарнавский.

Исегезгә төшерәбез, «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән барлыкка килде һәм үсеш алды. Хәзер республикада әлеге хәрәкәткә 9 меңнән артык студент кушылган инде.

Чара «Экосистема: яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экологик акциясе кысаларында үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International