ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә экологик икеайлыкка йомгак ясалды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Чирмешән районында санитар-экологик икеайлыкта 1000нән артык кеше катнашты. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева Чирмешән районының Лашман авылында яшәүчеләрне котлады. Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр Минзифә Залаковага - иң өлкән катнашучыга тапшырылды. 84 яшьлек хатын-кыз дуслары белән бергә өмәләрдә катнаша. Сәид Закиров иң яшь катнашучы, аңа 7 яшь. Малай көн саен үзе өмә оештыра һәм аларга  ишегалды балаларын да чакыра.

Исегезгә төшерәбез, быел Чирмешән районы республика экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә керде. Район беренче тапкыр муниципаль районнар арасында призлы өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International