Табигатьне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәрендәге балалар экология-биология үзәгендә дәрес үткәрделәр

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәрендәге балалар экология-биология үзәгендә булдылар. Белгечләр «Чиста шәһәр синнән башлана!»  дигән темага дәрес үткәрделәр. һәм икенче сыйныф укучыларына табигатьне ничек һәм ни өчен сакларга кирәклеге турында аңлаттылар. Мәсәлән, чүп-чарны таратмаска, учак якмаска, агачларны һәм куакларны сындырмаска.

«Табигать-безнең байлыгыбыз. Бу кешене чолгап алган гаҗәеп һәм матур дөнья. Балаларда файдалы гадәтләр булдыру мөһим. Киләчәктә бу табигатьне сакларга ярдәм итәчәк», - дип сөйләде Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы.

Шулай ук экологлар балалар белән чүп-чар белән бәйле экологик проблемалар турында сөйләштеләр. Белгечләр укучыларга калдыкларны - пластик, пыяла, кәгазь, металлны ничек дөрес итеп сортларга аерырга кирәклеген сөйләделәр. Бу барлык көнкүреш калдыкларыннан кабат кулланырга мөмкин булганны аерып чыгару өчен кирәк, дип аңлатты балаларга инспекторлар.

Экодәрес истәлегенә балаларга китаплар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International