«Яшел Россия» Бөтенроссия акциясе кысаларында Чаллыда быел соңгы экологик «Экоузыш» узган. Ярышларда шәһәрнең мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый һәм коммерция оешмалары командалары катнашкан, барлыгы – 250дән артык кеше.
ТР Экология министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгечләре Казан шәһәренең 96 нчы гимназиясендә һәм 326 нчы балалар бакчасында экологик дәресләр үткәрде.
Чаллы шәһәренең 130 нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасында урта төркем балаларын нәни экологларга багышлау булды. Эколятлар – табигатьнең дуслары һәм аны саклаучылар, әйләнә-тирә мохитне яратучы, саклаучы балалар. Ел дәвамында балалар өмәләрдә катнашачак, батареялар, икенчел чимал һәм макулатура тапшырачаклар һәм ТР Экология министрлыгы конкурсларында катнашачаклар.
Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәренең 29 нчы мәктәпнең беренче сыйныф укучыларына туган як экологиясе турында җентекләп сөйләде.
ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары Чүпрәле районының Иске Чүрәле мәктәбендә экодәрес үткәрде. Инспекторлар укучыларга урманда үзеңне ничек тотарга һәм табигатькә ярдәм итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Совет районындагы 11 нче номерлы лицейның беренче сыйныф укучылары белән танышты һәм нәниләргә чүп-чарны сортларга аерырга кирәклеген, фракцияләрнең нәрсә булуы турында сөйләде.
Бүген Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәнең экологик лабораториясе хезмәткәрләре кунакларны – 6 номерлы «Жар-птица» балалар бакчасы балаларын каршы алганнар. ТР Экология министрлыгы белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга лаборатория хезмәткәрләренең ничек эшләвен һәм су, һава һәм туфракның сыйфат составын ничек билгеләвен күрсәткәннәр. Экскурсия кысаларында һәр сабый микроскоп белән мөстәкыйль эшләргә һәм парамецийларны (Paramecium) – төче сулы тирәлекләрдә яшәүче инфузорийлар токымын (бер күзәнәкле организмнарны) өйрәнергә мөмкинлек алганнар.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районы Лесхоз мәктәбе укучылары өчен саф һавада экодәрес уздырган.
ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе һәм Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре 52 нче Чаллы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Планетада чүп-чар» дигән эко-дәрес үткәрделәр. Экологлар ни өчен чүпләргә ярамый, калдыклар нинди була һәм аларның күпме таркала – шулар хакында сөйләделәр. Кама яны территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Ләйлә Галимова балаларга «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы турында да искәртеп узды.
Татарстанның 6 районыннан 300дән артык укучы Апас районында Сабантуй уза торган майдан территориясен чистартты. Җыештыруда республиканың Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары балалары катнашты.