10 меңнән артык катнашучы, 1200 экодәрес һәм 1000 өмә. Казанда «Чиста булачак» хәрәкәте экоактивистларын бүләкләделәр

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2023 елгы экологик сезонга йомгак ясады һәм экологик хәрәкәтнең иң инициатив волонтерларын һәм партнерларын бүләкләделәр. 8 ел эшләү дәверендә хәрәкәттә 10 меңнән артык татарстанлы катнашып, активист булган. Яшь коллегаларыбызны ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский котлады: «Мондый актив яшьләр ярдәмендә без федераль дәрәҗәдә дә югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Экологик олимпиадаларда, экологик диктантта, «Россия суы» бөтенроссия акциясендә җиңүләр – боларның барысына да халкыбыз, һәм, әлбәттә, сезнең казанышлар! Шулай тотарга!» Яшьләр хәрәкәтенә активлыклары өчен Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев рәхмәт белдерде.

Агарту эшчәнлеге «Чиста булачак»ның төп юнәлешләренең берсе булып тора. Ел дәвамында хәрәкәт активистлары балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, һөнәри белем бирү оешмаларында, университетларда һәм башка мәйданчыкларда төрле форматтагы экологик дәресләр үткәрәләр. Иң актуаль темалар булып калдыкларны аерым җыю, Татарстанның табигый байлыклары, экологик гадәтләр, хайваннарның сирәк төрләре тора. 2023 елда 514тән артык агарту дәресе үткәрелгән. 8 ел эчендә балалар һәм яшьләр өчен 2 300дән артык экодәрес уздырылган.

Табигатьне саклау эшчәнлегенә дә зур игътибар бирелә. Быел экоактивистлар Бөтенроссия дәрәҗәсендәге 4 экологик акциядә катнашып, оештыручылар булганнар. 800дән артык экоактивист катнашкан.

Шулай ук «Экокультура», «Өйрән. Куллан. Эш ит!», «Кейс-чемпионатлар», «Һәр почмакка – Чиста булачак!» проектларын гамәлгә ашырганда дүрт грант алганнар.

Белешмә өчен:

«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте 2015 елда оештырылды һәм Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән үсеш алды. 8 ел эчендә хәрәкәттә 10 меңнән артык татарстанлы актив катнашучы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International