Казан студентларын эколог эше белән таныштырдылар

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион институтында Экология министрлыгы инспекторларының «Техносфера куркынычсызлыгы» юнәлеше буенча белем алучы югары уку йорты студентлары белән очрашуы узды. Укучылар алдында Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Аллахвердеев чыгыш ясады.  Очрашуны оештыруда компьютер модельләштерү һәм техносфера куркынычсызлыгы кафедрасының өлкән укытучысы Евгения Байбакова ярдәм итте.

Үз чыгышында Руслан Аллахвердеев территориаль идарәләр алдында торган төп бурычлар: күзәтчелек, әйләнә-тирә мохит мониторингы һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләде. Балаларны экологлар куллана торган заманча методлар һәм техник җиһазлар белән таныштырдылар. Очрашу ахырында ведомство белгечләре студентларның сорауларына җавап бирделәр һәм аларны Министрлыкка практикага чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International