ТР Экология министрлыгы белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әйләнә-тирә дөньяның нинди кагыйдәләр һәм законнар буенча яшәве турында сөйләде

2023 елның 20 октябре, җомга

ТР Экология министрлыгы белгечләре Казанның 181 балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Калдыкларны сортлау һәм урманга барганнан соң чүпләр калдырмау – никадәр мөһим, ни өчен учаклар кабызырга ярамый һәм кайсы үсемлекләр – дару, ә кайсылары агулы була ала, шулар хакында җиткерделәр. Бу балалар бакчасындагы балалар педагоглар белән бергә экологик акцияләрдә һәм чараларда инде берничә ел катнашалар. Алар макулатура һәм батареялар тапшыралар, пластик шешәләр һәм капкачлар җыялар. Балалар ТР Экология министрлыгының рәсем конкурсларында катнашалар.

Очрашуда экология турында гына түгел, ә хыяллар турында да сөйләштеләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар киләчәктә кем булырга теләүләре турында әйттеләр. «Сезнең нинди һөнәр сайлавыгыз мөһим түгел – футболчы, укытучы яки табиб һөнәреме, иң мөһиме, туган ягыбызның табигатен саклап калу өчен барысын да эшләргә кирәк. Без үзебез һәм йортыбыз өчен генә түгел, ә бөтен кешелек өчен дә җаваплы. Табигать турында кайгыртып, без аның байлыгын киләчәк буыннар өчен саклыйбыз», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Нәргизә Галимова.

Очрашу ахырында алган белемнәрне сорау-җавап уены белән ныгыттылар. 

Экологик очрашу макулатура җыю буенча «Бумбатл»  Бөтенроссия акциясенә ярдәм итү максатыннан узды.

Исегезгә төшерик, «БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә тапшырып, табигать турында кайгырту мөмкинлеге. Ләкин, теләсә кайсы батл кебек үк, ул шулай ук җыелган макулатура саны буенча ярышлар да булып тора, аларда команда яки шәхси зачетта беренчелек өчен көрәшергә мөмкин. Акция 10 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен уза. Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Россиянең топ-10 төбәгенә керде. Ике ай эчендә #БумБатл бөтенроссия акциясендә катнашучы татарстанлылар 63,4 тонна макулатура җыеп, аны эшкәртүгә тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International