Татарстанның барлык районнарыннан 140 укучы һәм студент «Чиста булачак» республика актив мәктәбендә катнашты

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

«Байтик» белем бирү-савыктыру комплексында «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активының республика мәктәбе старт алды.  Чара 18-20 октябрьдә уза. Оештыручылар булып ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы тора.

Татарстанның төрле почмакларыннан 140 яшь эколог тәҗрибә уртаклашырга һәм экологик-агарту эшчәнлеге өлкәсендә яңа күнекмәләр алырга җыелды. Актив мәктәбенең белем бирү программасы 4 трекны үз эченә ала: эколог-медиа, эколог-мәгърифәтчеләр, эколог-лидерлар һәм эколог-инноваторлар.  Балаларны очрашулар, чакырылган экспертлар һәм белгечләрдән мастер-класслар, тренинглар, команда булдыручы һәм иҗади уеннар көтә. Катнашучыларны экология министры урынбасары Егор Тарнавский сәламләде. Активистлар белән очрашу кысаларында министр урынбасары үзенең экогадәтләре, күзәтүләре белән уртаклашты һәм профессиональ уңышларга һәм максатларга ирешү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сөйләде.

«Бүген яшьләр берничә ел элек булганнан бик нык аерыла. Сез активрак, максатчанрак, нәтиҗәгә омтыласыз. Мин сезнең яшьтә булганда, кызганычка каршы, бездә «Чиста булачак» кебек оешма юк иде, сез – бәхетлерәк. Шуңа күрә сезгә республика мәктәбеннән актив һәм фикердәшләрегез белән аралашудан мөмкин кадәр күбрәк нәрсәләр алуыгызны телим», – дип киңәш итте барлык катнашучыларга Егор Тарнавский.

Катнашучылар белән экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева да очрашты. Ул Татарстанда экологик агарту системасының ничек төзелүе турында сөйләде.

Белем бирү блогыннан тыш, балалар күңел ачу чараларында һәм конкурсларда катнашачаклар, бу аларга ял итәргә генә түгел, ә яңа танышулар да булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International