ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2023 ел
сишәмбе

Чаллы шәһәренең 60 нчы «Иволга» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен интерактив дәресне ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм «Гринта» ҖЧҖ вәкилләре үткәрде. Белгечләр балаларга чүп-чар һәм чүплекләрнең әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр, ә чүп-чарның экологик проблемасын хәл итү өчен аны чишү юлларын тәкъдим иттеләр. Алган белемнәрен ныгыту өчен, балалар «Нәрсә артык» һәм «Дөрес бүлегез» дигән мавыктыргыч уеннар уйнадылар.


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәтенең сайлап алу этабы узды. Татарстан Республикасын «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча конкурста В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятенең 3 нче курс студенты Альвир Камалов тәкъдим итте.

Бу ял көннәрендә Әлмәттә «Солнечный» савыктыру лагере базасында Яшь геологларның XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы старт алды, катнашучыларны экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин сәламләде. Ул балалар белән аралашты, аларның идеяләрен һәм эшләнмәләрен бәяләде, проектларны алга таба тормышка ашыру буенча киңәшләр бирде.


27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгечләре «Костер» яшьләр үзәгендә ял итүче балаларда кунакта булдылар. Хәзер  «3D – шәхес» җәйге сменасында 75 яшүсмер ял итә. Экологлар балаларга Экология министрлыгының нинди акцияләр һәм конкурслар үткәрүе һәм анда ничек катнашырга кирәклеге турында сөйләделәр. Мәсәлән, эшкәртелгән батарейкаларны җыю акциясе.


25
июль, 2023 ел
сишәмбе

«ТЯНИ, СУНДУК!» яңа гаилә сериясенә ярдәм итү өчен экологик акция Россиянең 22 шәһәрендә узды. 


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең 2нче балалар бакчасында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турында экологик дәрес уздырганнар. Балаларга республикабызның чиксез урманнары һәм бу урманнарда яшәүче гаҗәеп җан ияләре турында сөйләгәннәр. Балалар урманда үз-үзләрен тотуның гади кагыйдәләренә өйрәтелгән:


21
июль, 2023 ел
җомга

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгечләре Чүпрәле районының «Чайка» лагерына киттеләр. Безнең хезмәткәрләр 98 бала өчен «Чыганакларга кайту» махсус сменасында мастер-класс үткәрделәр. Бу сменада балалар 3 атна дәвамында Идел буе халыклары традицияләре һәм мәдәнияте, туган як тарихы белән танышачаклар, чөнки бу ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. 


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Әтнә районының «Чулпан» савыктыру лагеренда танышу эко-әңгәмәсен үткәргән. Хәзер анда 54 кеше ял итә. Экологлар балаларга планетаның һәр кешесе әйләнә-тирә мохитне саклауга нинди өлеш кертә алачагы турында сөйләгәннәр.


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Канатлы нәни ерткыч кош язмышы турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Исегезгә төшерәбез, ай ярым элек ябалак баласын Азнакай халкы күреп алган иде. Берничә көн дәвамында ваемсыз булмаган гражданнар аны күзәтеп торганнар, ә кошчыкның әнисе кайтмаячагын аңлагач, Экология министрлыгына шалтыратканнар.


14
июль, 2023 ел
җомга

Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәренең 93нче «Әллүки» балалар бакчасында бүлмә үсемлекләре турында кызыклы эко-дәрес үткәргәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International