Экологик һәм социаль юнәлештәге 30дан артык мастер-класс, спорт ярышлары һәм турнирлары, гомуми лагерь «Бөркет түгәрәге» һәм «Яшел дөнья» премиясе. «Дуслык» мәгариф-савыктыру үзәгендә «Яшь эколог» республика профильле сменасы узды. Ә инде бүген монда тантаналы рәвештә йомгак ясадылар.
Смена концепциясе – балаларның «Без экойорт төзиячәкбез!» сюжетлы-рольле уенга тулысынча чумуы. Ике атна дәвамында отрядлар активлык һәм чараларда катнашу өчен «яшел кирпечләр» эшләделәр.
Күңел ачу программасы кысаларында «Һәркем бии!» экологик стартинейджеры, «Экология» кейс-турниры, «Бабушкины сказки на эко-лад», «Лесной квест» кичке программалары, экологик фотоквест, «Күңелле эко-сабантуй» һәм башка күп нәрсәләр узды. Физик активлыкны үстерүгә аерым игътибар бирелде – бу футбол һәм волейбол буенча турнирлар, эстафеталар, хәрәкәтчән уеннар һәм мәҗбүри иртәнге гимнастика. Һәр көн лагерьның гомуми традицион «Бөркет түгәрәге» һәм отряд утлары белән тәмамланды.
Шулай ук смена барышында балалар социаль проектлау технологиясе белән таныштылар, максат кую һәм иҗади мәсьәләләрне хәл итү күнекмәләрен үстерделәр. Смена ахырында балалар смена дәвамында эшләгән экологик юнәлештәге проектларны яклады. Чара «Яшел дөнья» премиясе дип аталды.
Балаларны сменаның ябылуы белән котларга ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский да килде. Яшь экологлар алдында чыгыш ясаганда ул: «Табигатькә булган мәхәббәтебез сүзләрдә генә түгел, эшләрдә дә чагылырга тиеш. Без һәр үләнне, һәр агачны, һәр хайванны кадерләргә өйрәнергә тиеш. Чөнки болар барысы да безнең уртак йортыбызның бер өлеше, без аны сакларга һәм якларга тиеш. Табигать турында кайгыртуыбыз әле әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеген аңламаган һәркем өчен үрнәк булсын. Без дөньяны яхшырак һәм чистарак итә алабыз!».
«Яшь эколог» сменасын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән финистрлыгы һәм «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» ДБӨБУ оештырды. Лагерьның танып белү программасын оештыруда шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан дәүләт энергетика университеты, Казанның В.П.Чкалов исемендәге Шәһәр балалар техник иҗаты үзәге, ТР Спас муниципаль районының «Регата» СДТТ, Түбән Кама һәм Зеленодольск шәһәренең «Кванториум» балалар технопарклары,Зеленодольск шәһәренең Балалар иҗаты үзәге, «Балачак навигаторлары» проектының республика ресурс үзәге катнашты.
Экологик юнәлешнең профильле сменасы балаларда һәм яшүсмерләрдә социаль активлык, әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт һәм актив гражданлык тормыш позициясен формалаштыру максатыннан оештырылды. Анда республиканың 6 муниципаль районыннан барлыгы 82 бала катнашты.