Иртәгә Мәскәүдә «Экологик машина төзелеше» фәнни-гамәли конференциясе узачак

2024 елның 2 июле, сишәмбе

«Алгарышлы үсеш стратегиясе» Евразия интеграция форумы кысаларында иртәгә Мәскәүдә «Экологик машина төзелеше» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул җитештерүдә экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә, шулай ук машина төзелешен үстерүгә багышланган. Чара «Экология» илкүләм проектының «Чиста һава» федераль проектына ярдәм итү өчен узачак.

Конференция «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында 75 нче павильонда узачак. Анда ЕАЭС әгъзалары булган илләрнең, шулай ук башка дус илләрнең икътисадны көйләү, сәнәгать, сәүдә, экологик күзәтчелек, фәнни һәм эшлекле берләшмәсе илкүләм органнары вәкилләре катнашачак. Конференциядә экологик машина төзелеше, цемент сәнәгате, импортны алмаштыру, машина төзелеше эшенә заманча технологияләрне кертү һәм башкалар темасына пленар утырышлар һәм секцияләр узачак.   

Конференциянең барлык детальләре, шулай ук программа һәм катнашучылар исемлеге рәсми сайтта бар: https://eco-conf.ru/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International