Чиста су лабораториясе. Буаның «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экозаннация үткәрелде

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре иң кечкенәләр өчен практик дәресләр циклын дәвам итә. Бу юлы Буадагы экологик лабораториягә «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде.

«Оксидлар. Чиста су экологиясе»  дәресе кысаларында балаларга җирле суның сыйфатын үзләре бәяләргә тәкъдим ителде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 5 төрдә пробалы пробиркалар әзерләнгән иде: Буа чишмәсеннән, Карлы елгасыннан, сулыктан, кран астыннан һәм дистилляцияләнгән судан.

«Сыйфатлы су – кеше сәламәтлеге өчен зарарлы пычраклар булмаган су. Ул иссез һәм төссез булырга тиеш, һәм аны озак вакыт кулланганда да ул –куркынычсыз», -  дип аңлатты экологлар. Балалар өчен иң ачык су дистилляцияләнгәне булып чыкты. Аларга аның ничек килеп чыкканын аңлаттылар.

Дәрес ахырында экологлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга буяулы китаплар бүләк иттеләр һәм аларны су сыйфаты күрсәткечләрен өйрәнү өчен киләсе практик дәрескә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International