ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

#МеняюМирВокругСебя онлайн-марафонында катнашу өчен видео яздырырга (1 минутка кадәр), анда катнашучының үз тирәсендәге дөньяны ничек үзгәртүен күрсәтергә яки сөйләргә кирәк иде. Әзер видеороликны катнашучылар #МеняюМирВокругСебя #молпарламентрт хэштеглары белән Вконтакте профилендә урнаштырдылар. 


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре балаларның тере табигать турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам итәләр. 12 октябрь - Бөтендөнья күчмә кошлар көне алдыннан Ташкичү балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең иң кечкенәләре белән тематик экология дәресе үткәрелде.

17 ноябрьгә кадәр барыгызны да «Экоселфи - файдалы селфи - 2024» экологик фотоконкурсында катнашырга чакырабыз. Өмәләрдә җыештыруыгызны, хайваннарга ярдәм итүегезне, агачлар утыртуыгызны һәм экологик гадәтләрегезне саклавыгызны күрсәтегез.


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Казан инновацион университетының Чистай филиалындагы «Движение сердца» командасы туган шәһәр экологиясенә үзеннән килгәнчә өлеш кертүен дәвам итә.


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары хайваннарны яклау көненә багышланган тематик дәрес үткәрделәр. Кече туганнарыбызны кайгыртуның мөһимлеге турында Буа районы Кайбыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән сөйләштеләр.


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Республика югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында экология өлкәсендә фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Дедлайн – 2024 елның 31 октябре.


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Экология министрлыгының Идел-Кама һәм Идел аръягы идарәләре хезмәткәрләре Татарстанда яшәүчеләр белән бергә Буа һәм Алексеевск районнарында чисталык урнаштырдылар.

15-16 октябрь көннәрендә Чиләбедә Бөтенроссия балалар экология форумының икенче этабы узачак. Чара илнең 51 төбәгеннән иң яхшы укучыларны җыячак. Алар арасында Татарстаннан «Эконаследие» командасы да бар! 


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Казансуны үстерү стратегиясе кысаларында туган шәһәр һәм елга экологиясе турында «Шәһәр кешесе-галим» проекты төгәлләнде.


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Нәрсә ул экология һәм кем ул эколог? Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай гимназиясенең иң яшь укучылары өчен дәрес үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International