ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре балаларның тере табигать турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам итәләр. 12 октябрь - Бөтендөнья күчмә кошлар көне алдыннан Ташкичү балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең иң кечкенәләре белән тематик экология дәресе үткәрелде.
Экологлар аңлатканча, кыш җитү белән, көн кыскара башлагач, суыклар башлана һәм азык табуда кыенлыклар туа, күчмә кошлар туган якларын ташлап китә башлый. Балалар белән табышмакларга җавап таптылар, кошларның иллюстрацияләрен карадылар, канатлы дусларга нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүе турында сөйләштеләр.
«Безнең экологик эшчәнлекнең төп максаты – балаларга табигатьнең безнең уртак йортыбыз икәнлеген аңлау. Һәм шуннан чыгып, аңа карата игелек һәм мәхәббәт хисе, әйләнә-тирә дөньяга һәм анда яшәүчеләргә ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә», - дип билгеләделәр Төньяк идарә белгечләре.
Балалар күчмә кошларның язмышы һәм алар юлында очраган кыенлыклар белән дә таныштылар. «Кошлар безнең дуслар, һәм без аларның өйгә кайтуларын түземсезлек белән көтәчәкбез», – дип йомгаклады алар.