Иң халыкчан проект! Балалар өчен экология форумының тавыш бирүендә Татарстан егетләренә ярдәм итәргә өлгер!

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия балалар экология форумы кысаларында тавыш бирү тәмамланырга 5 көн кала. Халык номинациясендә нинди проект җиңүче булачагын нәкъ менә син сайлый аласың!

Экспертлар советы бәяләве нәтиҗәләре буенча форумның II этабына 51 проект сайлап алынган. Онлайн-тавыш бирү иң ошаган берәрсе файдасына сайлау ясарга тәкъдим итә.  

Проекты иң күп тавыш җыйган төбәк командасы Чиләбедә узган бүләкләү тантанасында «Халык проекты» номинациясендә җиңүче дип игълан ителәчәк.

Безнең дөньяны яхшырак итәргә омтылучы балаларга ярдәм итегез - https://eko-forum.wote.io/surveys/190!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International