Игелек дөньяны коткарыр! Бүген Казанда #МеняюМирВокругСебя онлайн-марафонында катнашучыларны бүләкләделәр

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

#МеняюМирВокругСебя онлайн-марафонында катнашу өчен видео яздырырга (1 минутка кадәр), анда катнашучының үз тирәсендәге дөньяны ничек үзгәртүен күрсәтергә яки сөйләргә кирәк иде. Әзер видеороликны катнашучылар #МеняюМирВокругСебя #молпарламентрт хэштеглары белән Вконтакте профилендә урнаштырдылар. 

Бүген Татмедиада узган матбугат конференциясендә марафонга йомгак ясалды. Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты билгеләп үткәнчә, онлайн-марафонга 400дән артык эш килгән. Җиңүчеләрне оештыручылар да, татарстанлылар үзләре дә Татарстан Республикасы Яшьләр парламентының ВКонтакте төркемендә тавыш бирү ярдәмендә билгеләде. Эшләр арасында экология темасына искиткеч идеяләр һәм тарихлар бик күп иде. Әйтик, Казаннан Ясминә Камалетдинова әти-әнисе белән икенчел чимал җыя, Евгений Иванченко батареяларны утильләштерә, ә Нурлат мәктәбе укучылары юннат булып, Аксубай хайваннар приютына булышалар. Бу балаларның дөньяны яхшы якка үзгәртүенең берничә мисалы гына!

Экология министры Александр Шадриков имзасы белән Рәхмәт хатын, шулай ук Экология министрлыгыннан махсус бүләкне Федоровлар гаиләсе алды, алар инде күп еллар акыллы куллану принципларын тота, калдыкларны сортларга аера, макулатура тапшыра, батареяларны утильләштерә, хайваннар өчен приютларга ярдәм итә.  

«Бүген без «Әйләнә-тирә дөньяны үзгәртәбез» конкурсында җиңүчеләрне билгеләп үтү өчен биредә! Алар – 400 кеше, 400 йөрәк, 400 кул, игелек кылучылар!  Сезнең һәрберегез – кечкенә, ләкин якты йолдызчык, ә бергәләп без тулы бер галактика – мегагалактика булдырабыз, дөньяны яхшы якка, адым арты адым, көн арты көн үзгәртәбез», – дип билгеләп үтте Экология министрлыгы матбугат сәркатибе Елена Веселова, җиңүчеләрне бүләкләп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International