Татарстан юннатлары Бөтенроссия экофорумында! Бүген безнең экогеройлар өчен тавыш бирүнең соңгы мөмкинлеге!

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Иртәгә үк Бөтенроссия балалар экология форумының икенче этабы узачак. Татарстан командасы Чиләбегә килеп җитте инде, анда ул илнең 50 төбәгеннән мәктәп укучылары белән көрәшәчәк. Татарстанның яшь натуралистлары «Экологик гадәтләр – һәр йортка» проектын тәкъдим итәчәк.

Бүген яшь экогеройларыбызга ярдәм итү һәм алар өчен сылтама буенча үз тавышыңны бирү өчен соңгы мөмкинлек: https://eko-forum.wote.io/surveys/190

Проекты халык тарафыннан онлайн-тавыш бирүдә иң күп балл җыйган төбәк командасы «Халык проекты» номинациясендә җиңүче дип игълан ителәчәк.

Юннатларыбызга уңышлар һәм якты җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International