Юннатларның республика слетына рекордлы санда катнашучылар килде

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

285 яшь табигать сөюче «Байтик» балалар лагерына җыелды. Бу көннәрдә биредә юннатларның 7 нче республика слеты уза. Оештыручылар катнашучылар өчен квестлар, интерактивлар һәм экскурсияләр әзерләгәннәр, балалар, үз чиратында, шулай ук калышмый – танышу очрашулары һәм кичке чаралар кысаларында үз талантлары белән уртаклашалар.

Бүген «Байтик»та Татарстанның яшь натуралистлары игълан ителгән 4 конкурс кысаларында үз проектларын якладылар: «Иң яхшы фәнни-гамәли эш», «Иң яхшы яшь натуралистлар отряды», «Иң яхшы яшь натуралист» һәм «Туган як экологиясе». Жюри хөкеменә педагоглар да үз эшләрен тәкъдим итте, алар өчен махсус конкурс – «Тыюлык сукмаклары» оештырылды.

«Быелгы проектлар безне шаккаттырды. Мисал өчен, Минзәләнең 2нче мәктәбе укучысы Нәргизә Зыязиева укытучы белән бергә яшь натуралист костюмын ясап теккән», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Ольга Артемьева. Ул шулай ук 2024 елда слетка рекордлы санда юннатлар килүен дә билгеләп үтте. Катнашучыларның географиясе дә, конкурска кызыксынулары да елдан-ел арта.

Әгәр дә син, бу балалар кебек үк, Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын фикердәшләр белән бергәләп өйрәнергә телисең икән, без сине көтәбез! Юннатлар сафына керү турында тулырак мәгълүмат-рәсми сайтта https://unnat.tatarstan.ru/ һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә - https://vk.com/unnat.tatarstan.

Татарстан Республикасы яшь натуралистлар хәрәкәте эшчәнлеген активлаштыру эше үсеп килүче буынны экологик тәрбияләүгә һәм агартуга юнәлдерелгән - «Экология» илкүләм проектының төп бурычларының берсе. 2018 елдан хәрәкәт сафларына 2300 бала керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International