Экологик олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр, экологик проектларда һәм акцияләрдә актив катнашучылар. Бүген Чиләбегә иң яхшы белгечләр һәм табигатьне саклаучылар җыелды.
Сайлап алу этабын уңышлы узган катнашучылар үз проектларын яклауга әзерләнәләр. Форумның беренче көне кысаларында жюри хөкеменә 200 гә якын доклад тәкъдим ителәчәк. Фәнни-гамәли конференциядә барлыгы 3500 укучы катнаша.
Иртәгә үк пленар утырыштан соң 17 номинациядә җиңүчеләрнең исемнәре аталачак. Ә Бөтенроссия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тагын бер җиңүче - «халык номинациясе» лидеры билгеләнәчәк. Бүген үк сезнең Татарстан балаларына һәм аларның һәр йортка экокүнекмәләр кертү проектына ярдәм итү мөмкинлегегез бар. Тавышны сылтама буенча бирергә мөмкин - https://eko-forum.wote.io/surveys/190.
Икенче турда узган барлык проектлар оештыру комитетының тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә финанс ярдәме алачак.
16 октябрьдә ДЭФ сайтында Форумның турыдан-туры трансляциясен күзәтегез - https://eko-forum.ru/.