Резин-техника эшләнмәләрен законсыз гына чыгарып ташлау омтылышы чынга ашмаган. Түбән Кама шәһәренең 13 нче гараж кооперативы территориясендәге тәртип бозу очрагы видеокүзәтү камерасына эләккән. Чаралар күрү өчен, гараж кооперативы рәисе Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсенә мөрәҗәгать иткән.
Түбән Кама районының Балчыклы авылыннан ерак түгел санкцияләнмәгән чүплек булуы турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» аша белгән.
Түбән Кама шәһәренең Красная урамында яшәүчеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына йорт янында чүп-чар өеме оештырган күршеләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Су – Җир йөзендәге төп байлыкларыбызның берсе. Төче су беткән очракта планетабызның язмышын күз алдына да китерүе кыен. Экология дәресендә балаларга Экология-биология үзәге педагоглары су объектларына карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләгән.
Түбән Камада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары пычрак суларны рөхсәтсез агызу фактларын ачыклау йөзеннән рейд үткәргән.
Балалар экология-биология үзәгендә, Россиядә юннатлар хәрәкәтенә 100 ел тулуга багышлап, мәктәп укучылары арасында “Табигать һәм без” VIII Республика экологик фестивале узган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәренең 7 һәм 15нче мәктәпләрендә калдыкларны аерып җыю һәм аларны икенчел эшкәртү турында кызыклы дәресләр уздырган.
Түбән Кама районында “Халык контроле” системасы буенча җир законын бозу турында хәбәр алынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юлга кузгалган.
Судан ничек дөрес итеп проба алырга? Атмосфера һавасын ничек сакларга? Түбән Кама районының “Мәктәп урманчылыгы” берләшмәсенә йөрүче балалар әнә шул хакта һәм табигатьне саклауга кагылышлы башка бик күп әйберләр белүгә ирешкән.
Җәлил бистәсенең 1нче гимназиясендә ТАССР оештырылуга – 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган IV Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.