Су эзе. Түбән Кама шәһәрендә шул исемдә экология дәресе узган

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Су – Җир йөзендәге төп байлыкларыбызның берсе. Төче су беткән очракта планетабызның язмышын күз алдына да китерүе кыен. Экология дәресендә балаларга Экология-биология үзәге педагоглары су объектларына карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләгән. Балалар гаҗәеп су дөньясына “юл тотып”, табигать байлыкларыннан нәтиҗәле файдалану серләре, шулай ук төбәгебездә судан файдалану проблемалары турында белүгә ирешкән. Ачык дәрестә шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашкан. Мәктәп укучылары аңына, иң мөһим ресурс буларак, тормыш чыганагы – суга карата сакчыл мөнәсәбәт зарурилыгын җиткерү һәм табигать байлыгының уникаль үзенчәлекләрен аңлату – безнең гомуми максатыбыз, ди идарә хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International