Түбән Кама шәһәренең Бердәм диспетчерлык хезмәтеннән Түбән Кама шәһәренең 1нче индустриаль зонасы территориясендә барлыкка килгән янгын турында хәбәр буенча, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең атмосфера һавасына пробалар алу өчен экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре урынга чыкты. Хәзер белгечләр торак һәм санитар-яклау зонасы чикләрендә пробалар алалар.
Бүген экологлар әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны бәяләү өчен Түбән Камада бетон сыеклык агып торган урынга чыктылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча идарәсе Колмәт авылы (Мортыштамак авыл җирлеге) янындагы җирләрнең нефть продуктлары белән пычрануы турында хәбәр итте. Экология министрлыгының Камаа аръягы территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә шул урынга бардылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының аналитик лабораторияләрендә Татарстан балалары булды. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә экологлары КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалының 3 курс студентлары өчен лаборатория буенча экскурсия үткәрделәр.
Түбән Кама районы мониторингы барышында Министрлыкның Кама территориаль идарәсе белгечләре Югары Чишмә авылы янындагы чүплекне ачыкладылар. Чүпле участокның гомуми мәйданы 1045 кв.м, күләме - 627 куб м.
Түбән Камада Кама елгасы ярында «Чиста уеннар» узды. Ярышлар көзге чисталык Кубогы кысаларында оештырылды. Квест-уенда барлыгы 200 кеше катнашты.
Түбән Камада Зәй елгасында Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, шимбә өмәсе кысаларында, активистлар белән бергә, 66 капчык чүп-чар, шул исәптән 24 капчык пластик һәм тимер банкалар, 17 капчык пыяла, 7 капчык пенопласт, 9 капчык покрышка һәм 22 капчык сортланмый торган калдыклар җыйдылар.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Каенлы авыл җирлегенең Туба авылы читендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклады. Түбән Кама районын мониторинглау барышында табигать саклау кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы - 6696 кв. м., чүплекнең күләме - 2678 куб. м.
Бүген иртәнге сәгать 9да Министрлыкның Кама Аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама районының Көньяк трассасында һәлакәт булуы турында хәбәр килде.
Түбән Кама шәһәре Ильинка авылының көнбатыш өлешендә законсыз рәвештә 20 мең куб.м ком чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары урлау фактын ачыклый.