Бүген экологлар Сарман районында тискәре йогынтыны бәяләү өчен нефть түгелгән урынга чыктылар

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча идарәсе Колмәт авылы (Мортыштамак авыл җирлеге) янындагы җирләрнең нефть продуктлары белән пычрануы турында хәбәр итте. Экология министрлыгының Камаа аръягы территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә шул урынга бардылар.

Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу факты расланды,  пычранган туфракның гомуми мәйданы 288 кв.м. тәшкил итте. Анализ нәтиҗәләре 10 көн эчендә әзер булачак.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хәзер пычрануның барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү чаралары алып баралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International