Түбән Камада Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары туфракның пычрануын ачыклаган

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Каманың Индустриальная урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан җир кишәрлеген пычрату турында мөрәҗәгать килде.

Экологлар тиз арада урынга чыгып, җир кишәрлеген грунт рәвешендәге калдыклар белән пычратуны теркәгәннәр. Пычратылган  кишәрлекнең гомуми мәйданы 42 кв.м тәшкил итә.

Җир кишәрлеге милекчесен билгеләү өчен экологлар Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә запрос җибәрде. Шуннан соң милекчегә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күрсәтелеп кисәтү биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International