Түбән Кама шәһәрен мониторинглау барышында экологлар ике кар чүплеген ачыкладылар

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, мониторинг барышында, Бызов урамындагы азык-төлек базары янында һәм Бызов урамындагы 6 нчы йорт янында ике рөхсәтсез кар чүплеген ачыкладылар.

Беренче чүплекнең пычранган территориясе мәйданы – 60 кв.м, икенчесенеке 55 кв.м. тәшкил итә. Инспекторлар ачыклаганча, әлеге территориягә «Кама Строй НК» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. «Кама Строй НК» ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе адресына табигать саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм 60 көн эчендә хокук бозуларны бетерү зарурлыгы турында кисәтү җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International