Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы Кадыш торак массивы янындагы рөхсәтсез чүплек турында мөрәҗәгать керде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына Яңа Савин районында Гаврилов урамында рөхсәтсез кар ташлау турында гражданнардан мөрәҗәгать керде. Экологлар урыннарга чыгып, өемнәрнең гомуми мәйданын - 400 кв. метрны 136 куб. м күләмендә исәпләделәр.
Чехов урамындагы 51-нче номерлы йорт каршында территорияне чүп-чар белән пычрату турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казанның 171 нче балалар бакчасында булып, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Энергия саклау көне» дигән мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.
Югары Ослан районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарә инспекторлары Карагуҗа авыл җирлеге территориясендә төзелеш калдыкларын санкцияләнмәгән складлауны таптылар. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы 95,5 кв.м тәшкил иткән, күләме - 132 куб м.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Авиатөзелеш районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Казанлылар гараж кооперативы ягыннан төтенгә һәм начар искә зарланган.
«Реальное временя» интернет-газетасының экология министры Александр Шадриков белән туры эфиры вакытында казанлылар Вишневский урамындагы 14 нче йорт һәм Калинин урамындагы 69 нчы йорт арасында контейнер мәйданчыкларының чүпле булуыннан зарланган.
Татарстанлыларның Комсомо күлендә үрдәкләр һәм балыклар үлүе турында күп санлы шикаятьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыктылар.
Адоратский урамында яшәүчеләр хәбәр иткәнчә, бу районда күл табигый булмаган кызыл төскә кергән. Үзәк территориаль идарә инспекторлары лаборатория хезмәткәрләре белән бергә урынга чыктылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм лабораториясе белгечләре казанлыларның күпсанлы шикаятьләре буенча Казан шәһәрендә атмосфера һавасы пробаларын оператив рәвештә чыгып, сайлап алганнар.