Казан шәһәренең Яңа Савин районында экологлар законсыз кар өемен ачыклады

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына Яңа Савин районында Гаврилов урамында рөхсәтсез кар ташлау турында гражданнардан мөрәҗәгать керде. Экологлар урыннарга чыгып, өемнәрнең гомуми мәйданын - 400 кв. метрны 136 куб. м күләмендә исәпләделәр.

Җир кишәрлеге хуҗасын билгеләү өчен белгечләр тарафыннан Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенә запрос җибәрелде.

Шуннан соң милекчегә кагыйдә бозуга юл куймау һәм кар  өемен бетерү буенча чаралар күрү зарурлыгы турында кисәтү биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International