Экологлар 75нче гимназия укучыларына «Яшел гөмбәз» турында сөйләделәр

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең 75нче гимназиясе укучылары өчен «Яшел гөмбәз» дип исемләнгән интерактив экодәрес үткәрделәр. Дәрес планетаның яшел мәйданнарына багышланган иде. Балалар зур кызыксыну белән «Профессор Почемушкин»ның үсемлекләр һәм алардан нәрсәләр алуыбыз турында кызыклы фактлар сөйләгән укыту видеоролигын карадылар.

Моннан тыш, балалар  бүлмә үсемлекләрен ничек карарга икәнлекне белделәр. Алынган материалны беркетү өчен экологлар «Үсемлекләрнең мавыктыргыч дөньясы» дигән танып белү уенын әзерләделәр. Барлык укучылар да актив катнашкан өчен экология темасына буяу китаплары алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International