Экологлар ярдәмендә Авиатөзелеш районында чүплек юк ителде

2022 елның 2 декабре, җомга

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы Кадыш торак массивы янындагы рөхсәтсез чүплек турында мөрәҗәгать керде. Инспекторлар рейдка чыккан, аның барышында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу очрагы расланган. Биналарны сүтүдән калган чүп-чар 115 кв. м мәйданны пычраткан, чүплек күләме 80 куб. м тәшкил иткән.

Җир кишәрлеге милекчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде. Бүгенге көндә чүплек бетерелде. Территориясе тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International