Экологлар Казанның Вахитов районында барлыкка килгән чүплек турындагы мәгълүматны тикшерделәр

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Чехов урамындагы 51-нче номерлы йорт каршында территорияне чүп-чар белән пычрату турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Тикшерү барышында 20 кв.м мәйданда икенчел чимал кабул итү пункты янындагы территориянең чүпләнүе ачыкланды. Әлеге пункт хезмәткәре сүзләре буенча чүп-чар җыелу кешеләрнең ял көннәрендә калдыклар  ташлавы аркасында килеп чыккан.

Экологлар барган  вакытта икенчел чималны кабул итү пункты хезмәткәрләре тарафыннан чүп-чарны бетерү буенча эш алып барыла иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International