Гражданнарны Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Радик Нәҗметдинов кабул итте. Казанның Совет районы кешесе җитәкчегә ни өчен Министрлык тарафыннан дәгъвалар җибәрелгәнлеген аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм экологик агарту бүлеге белгече 43нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары өчен экодәресләр үткәрделәр.
Бүген министрлыкның күчмә экологик лабораториясе янә «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча чыкты. Берничә көн дәвамында министрлык адресына бу микрорайонда начар ис турында 20ләп мөрәҗәгать килде.
Бүген Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районының Үзәк Мариуполь ур., 49б йорт адресы буенча контейнер мәйданчыгында биологик калдыкларны туплау турында хәбәр килде.
ТР Экология министрлыгына Казан шәһәренең М.Миль урамында законсыз кар ташлау турында мөрәҗәгать килде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Константиновка бистәсендә Амурская урамында рөхсәтсез кар ташлау турында гражданнар мөрәҗәгате килде. Инспекторлар урынга килеп, 60 кв. м мәйданлы һәм 60 куб.м күләмендә законсыз кар чүплегенә тап булдылар.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына гражданнардан Совет районында рөхсәтсез кар ташлау урыны турында мөрәҗәгать алынган. Экологлар Гадел Кутуй урамына төнге рейдка чыкканнар. Биредә, 157Б йорт янында, телефон камерасына инспектор карны законсыз урнаштыру фактын теркәгән. Карны КамАЗлар алып килгән. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы – 617 кв.м., күләме – 740 куб.м.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Казанның Авиатөзелеш районы Михаил Миль урамында рөхсәтсез кар ташлау факты буенча гражданнардан мөрәҗәгать керде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Яңа Савин районының Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ярында рөхсәтсез кар ташлау турында гражданнардан мөрәҗәгать керде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең 75нче гимназиясе укучылары өчен «Яшел гөмбәз» дип исемләнгән интерактив экодәрес үткәрделәр.