Казанның Авиатөзелеш районында экологлар законсыз кар чүплеген ачыкладылар

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

ТР Экология министрлыгына Казан шәһәренең М.Миль урамында законсыз кар ташлау турында мөрәҗәгать килде.  Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Үзәк экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча урынга чыктылар. Табигать саклау законнарын бозу факты расланган. Пычратылган территориянең мәйданы – 198 кв.м., күләме – 257 куб.м. Белгечләр кар пробаларын алганнар. Биотест нәтиҗәләре буенча пычранган кар 5 класс хәтәрлегенә карый, дип билгеләнгән. Нефть продуктлары һәм хлорид буенча аз гына артып китүләр булуы ачыкланган.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башкарма комитеты адресына хокук бозуга юл куймау һәм кар чүплеген бетерү буенча чаралар күрү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International