Питрәч районында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Көек авылының 2нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен чүп-чарны сортлау һәм аны эшкәртү буенча белем бирү экодәресе үткәрделәр.
Лаеш районының Никольский мәктәбендә экология буенча агитбригадалар арасында «Әйдәгез, планетаны бергәләп саклыйк!» республика конкурсына йомгак ясадылар. Чара санитар-экологик икеайлык кысаларында узды. Конкурс 22 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара җир көненә багышланды.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары журналистлар белән бергә санитар-экологик икеайлык кысаларында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарына рейдка чыктылар.
Казан шәһәре Совет районы Кече Кылык бистәсендәге Большая Красная урамындагы санкцияләнмәгән чүплек турында алынган мәгълүмат буенча, экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында контейнер мәйданчыгының чүпләнүе ачыкланган. Пычранган участокның гомуми мәйданы 32 кв. м, күләме 16 куб. м тәшкил итә.
Казан шәһәренең Мәскәү район суды хокук бозучыны әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны капларга мәҗбүр итте. Элегрәк Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Биектау районының Шигали авылында рөхсәтсез чүплек турында мөрәҗәгать килгән иде.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары журналистлар белән бергә санитар-экологик икеайлык кысаларында чүплекләргә рейдка чыктылар.
Яңа Савин районының Кече һәм Олы Чуйков күлләрендә балыкларның үлүе турындагы мәгълүмат буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре оператив рәвештә урынга чыктылар.
4 апрельдә 21:20 сәгатьтән 7:40 сәгатькә кадәр Осиново бистәсендә урнашкан Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станциясе атмосфера һавасында күкертле водород буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрациянең артуын теркәгән. Максималь арту тапкырлыгы 2,67 рөхсәт ителгән иң чик концентрация тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкка Изумрудное күлендәге бозның табигый булмаган төскә (ачык алсу) ия булуы турында шикаять килде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре Казанның Киров районына чыктылар.
Казанның 33 нче хәрби шәһәрчеге янындагы Урта Кабан күленә пычрак агынтылар ташлау турындагы мәгълүмат буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыктылар.