Экологлар «РЖД» ААҖ вәкилләре белән уртак рейд кысаларында табигатьне саклау буенча 41 хокук бозу очрагын теркәгән

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген экология икеайлыгы кысаларында Горький тимер юлының һәм аның янындагы территорияләрнең санитар торышын тикшерү буенча рейд узды. Рейдта ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Горький тимер юлының Казан төбәге вәкилләре, Казан шәһәре районнары администрацияләре һәм Яшел Үзән һәм Биектау районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнашты. Рейд түбәндәге маршрут буенча узды: «Казан - Биектау - Восстание - Свияжск - Казан». Сәфәр барышында 41 хокук бозу факты ачыкланган, күпчелек өлеше - калдыкларны  тиешсез урынга  ташлау һәм контейнер мәйданчыкларын чүпләү. ТР Биектау районы территориясендә 4 чүплек, Зеленодольск районында - 17, Казанның Совет районында - 4, Мәскәү һәм Киров районында - 5, Идел буе районында - 6, Авиатөзелеш районында - 5 чүплек таптылар.

 «Барлык ачыкланган фактлар буенча район хакимияте башлыкларына табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны бетерү өчен мәгълүмати хатлар җибәреләчәк», - дип сөйләде Үзәк территориаль идарәнең баш белгече Вадим Габдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International