ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә «Халык контроле» системасы аша Казан шәһәренең Совет районында яшәүчеләрдән шикаять килде. ТР Экология министрлыгы инспекторлары Вознесение тракты янында рөхсәтсез калдыклар җыю урынына чыктылар. Территорияне тикшерү барышында хокук бозу факты расланды. Чүпләнгән участокның мәйданы – 187 кв.м, чүплекнең күләме 93 куб.м тәшкил итә.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов Әтнә, Арча, Балтач һәм Теләче районнарында күчмә киңәшмәләр үткәрде. Киңәшмәләр район башкарма комитетлары вәкилләре катнашында узды. Очрашуда табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны исәпкә кую, уңайсыз метеорологик шартларда чаралар планнарын килештерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Балтач һәм Әтнә районнары вәкилләре җирләрне консервацияләүнең нинди шартларда узуы белән кызыксындылар.
Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә «Кварт» АҖнең нефть һәм нефть продуктлары агызуны локальләштерү буенча гамәлләргә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Ведомствоара комиссия составына ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Росприроднадзор, Ростехнадзор, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре керде.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районының «Мешинские усадьбы» коттедж поселогы янында җир эшләре үткәрү турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Урынга чыгу вакытында җир эшләре үткәрелмәгән, территориядә техника булмаган, әмма инспекторлар җир участогында туфракның уңдырышлы катламы алынуын теркәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге белән берлектә Казан шәһәренең Киров районы Светлое күленә агынты сулар агызу турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Вадим Габдуллин Лаеш районы башкарма комитеты вәкилләре һәм табигатьтән файдаланучылар катнашында киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстан Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Үзәк махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе белән берлектә Казан шәһәренең Вахитов районы Урта Кабан күленең пычрануы турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Идел буе районы Утар бистәсендәге Подувалье сулыгына күбекле агынты сулар агызу турындагы мәгълүмат буенча берничә тапкыр шул урынга чыктылар.
Авиатөзелеш районының Гудованцев урамындагы 51 нче йорт янындагы чокырны законсыз тутыру турында казанлыларның берничә тапкыр җибәрелгән шикаяте буенча Үзәк территориаль идарәнең экологлары территорияне тикшерү өчен берничә мәртәбә урынга чыктылар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында туфракка тимер-бетон ватыкларын туплау очрагы ачыкланган. Территориянең чүпләнү мәйданы 6376 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 7651 куб. м. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләп чыгарганнар.