ТР Экология министрлыгы инспекторлары Казанның Совет районында рөхсәтсез чүплек турында шикаять буенча урынга чыктылар

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә «Халык контроле» системасы аша Казан шәһәренең Совет районында яшәүчеләрдән шикаять килде. ТР Экология министрлыгы инспекторлары Вознесение тракты янында рөхсәтсез калдыклар җыю урынына чыктылар. Территорияне тикшерү барышында хокук бозу факты расланды. Чүпләнгән участокның мәйданы – 187 кв.м, чүплекнең күләме 93 куб.м тәшкил итә.

Җир участогы хуҗасын билгеләү өчен белгечләр Татарстан Республикасы буенча әүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенә гариза җибәрделәр. Шуннан соң милекчегә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International