Агач калдыклары, бетон һәм кирпеч ватыклары. Казан шәһәре Совет районындагы Хезмәт проездында 2 гектар мәйданда чүплек ясап куйганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә шул тирәдә яшәүчеләр хәбәр иткән.
Бүген Татарстанның табигатьне саклау структуралары Идел буйлап рейдка чыккан. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре әле яңа оештырылган “Идел буе киңлекләре” заказнигы территориясендә тәртип саклану-сакланмавын тикшергән. Күзәтчелек тикшерүе нәтиҗәләре махсус сакланылышлы табигать территориясендә билгеләнгән режимның үтәлүен күрсәткән.
Оешмага Казан шәһәренең Совет районында пычрак кар өеп куйган өчен 200 мең сум күләмендә штраф салынган. Ел башында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Үзәк территориаль идарәсе инспекторларының рөхсәтсез урыннарда калкып чыккан кар көртләренә тап булганлыгын искә төшерик.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Питрәч урта мәктәбенең 2нче гомуми белем бирү мәктәбе 6 һәм 8 нче сыйныфлар укучылары белән чүпне аерып җыю зарурилыгы турында әңгәмә үткәргән.
Пычрак, бензин, битум һәм реагент калдыклары, юу сыекчалары эзләре. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Казанның академик Павлов урамында туфракка ташландык сулар утырмасы хасил булуына тап булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары пычрак кар көртлөренө юл куймау буенча көчәйтелгән контрольлек алып бара.
Оешма лицензия шартларын санга сукмаган өчен тиешле җәзасын алган: 300 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булган. Җир асты биләмәләреннән файдаланучы әлеге оешманың гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгаруга җәлеп ителгән судноларын ГЛОНАСС навигация системасына тоташтырмаганлыгы ачыкланган.
Казан шәһәре Идел буе районында җир асты байлыкларын урлау буенча җинаять эше кузгатылган. Шәхесе әлегә мәгълүм булмаган берәү Поперечно-Отарская урамында гомум таралган файдалы казылма (ком) чыгарып яткан.
Карны вакытлыча өеп тору өчен билгеләнгән һәрбер мәйданчык экологлар белән килештерелергә тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары быел булачак законлы кар полигоннары территорияләренә тәүге рейд ясады.