Питрәчтә мәктәп балалары батареяләрнең “яңа тормыш”ка юлын күзәткән

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Питрәч урта мәктәбенең 2нче гомуми белем бирү мәктәбе 6 һәм 8 нче сыйныфлар укучылары белән чүпне аерып җыю зарурилыгы турында әңгәмә үткәргән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик акцияләрендә актив төстә катнашкан балалар: “Аерып җыелган калдыклар – чүп түгел, ә хуҗалыкта кабат файдалану һәм яңа әйберләр ясау өчен икенчел чимал ул”, – ди. Экологлар укучылар белән берлектә батареяләрне, чүплектән алып, химик реакцияләр ярдәмендә алардан металл алуга кадәр, утильләштерү этаплары буенча, бер батареянең агачларга, туфрак һәм табигатьтәге җан ияләренә күпме зыян китерүе буенча фикер алышкан.

Укучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә яраксызга чыккан химик ток чыганакларын җыю һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт күрсәтүләре өчен  рәхмәт хатлары тапшырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International