Казанда бер компания туфракка төзелеш чүбен җиргә ташлап калдырган өчен 100 мең сумлык штраф түләгән

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Казанның төзелеш компаниясе 100 мең сум күләмендә административ штраф түләгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары юридик зат гаебе аркасында Габишево авылы белән “Чистое Озеро” бакчачылык ширкәте арасында чүплек барлыкка китерелүен билгеләгән. Инспекторлар узган елның ноябрендә җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын законсыз урнаштыруны ачыклаган. 20 кв.м мәйданда пычратылган җир биләмәсе кичекмәстән  чистартылган, шул ук вакытта закон бозучы Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International