Лицензия шартларын санга сукмаган өчен кырыс җәза чарасы. Оешма 300 мең сум күләмендә штраф түләгән

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Оешма лицензия шартларын санга сукмаган өчен тиешле җәзасын алган: 300 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булган. Җир асты биләмәләреннән файдаланучы әлеге оешманың гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгаруга җәлеп ителгән судноларын  ГЛОНАСС навигация системасына тоташтырмаганлыгы ачыкланган. Закон бозу очрагына рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тап булган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше (“Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны бозып җир асты байлыкларыннан файдалану”) буенча административ беркетмә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International