ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе адресына Казан шәһәре Яңа Савинов районында урнашкан сәүдә-күңел ачу комплексларының берсе янында законсыз кар ташлау факты буенча хәбәр килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары күрсәтелгән адрес буенча барып, рөхсәтсез кар ташлау фактын раслый. Пычранган территориянең мәйданы - 125 кв.м., күләме - 103 куб.м җитә.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Казан шәһәренең Идел буе районы Көньяк сәнәгать урамы янында законсыз кар ташлау очрагы турында мөрәҗәгать килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Министрлыкның Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адреска бара.


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Гражданнарның мөрәҗәгате буенча, Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Казан урамы, 10 йорт адресы буенча урынга чыга. Рөхсәтсез кар ташлау факты раслана. Кар ташланган территориянең мәйданы шактый зур - 300 кв.м, күләме 80 куб.м кадәр җитә.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, Чистай шәһәрендә рейд ясаганда, санкцияләнмәгән кар ташлау урынын ачыклый. Хокук бозу «Татнефть» ААҖнең 416 нчы автомобиль заправкасы станциясе янында Энгельс урамында ачыклана. Кар массаларын яткан урынның гомуми мәйданы – 100 кв.м., күләме  50 куб.м. тигез.


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы территориясен тикшергәндә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары су объектларыннан үзирекле тәртиптә файдалану очрагын ачыклаганнар.


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, «Халык контроле» мәгълүмати системасы ярдәмендә, Казанда законсыз кар ташлау урынын ачыклый. Казанлылар Икмәк заводы урамындагы кар өемнәреннән зарлана.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан «Халык контроле» системасы аша Торфлы урамында («Якорь» көймә станциясе янында) законсыз кар җыю урыны барлыгы турында хәбәр  килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Министрлыкның Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адреска бара.


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Ибраһимов урамында рейд уздырганда, шәһәрнең бер гипермаркеты янында санкцияләнмәгән кар ташлау урыны барлыгын ачыклады. Законсыз ташланган карның мәйданы – 500 кв.м., күләме – 600 куб.м.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Чистай шәһәрендә экология мониторингы барышында «Чистопольнефтепродукт» ААҖнең Ибраһимов урамындагы 166 нчы номерлы автоягулык станциясе территориясендә Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары кар массаларын җыюның законсыз урынын ачыклаган.


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары даими мониторинглау кысаларында Балык Бистәсе районында РФ Су кодексының 65 статьясы  бозылу очрагын ачыклады. Рус Әшнәге авылында Әшнәк елгасының яр буендагы саклау полосасында балык үрчетү өчен эшләнгән ясалма буа табылган.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International