Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Тәтеш шәһәрендә рөхсәтсез чүплек таптылар. Чүпләнгән участокның мәйданы 127 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме 9 куб. м.
Тәтеш районы башкарма комитеты тарафыннан чүплек оператив рәвештә бетерелде, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелде.