Арча районында җирләрне законсыз бозу очрагы ачыкланган

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Арча районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Иске Айван авылында 120 кв.м. мәйданда туфракның уңдырышлы катламын үз белдеге белән алу һәм күчерү фактын ачыкладылар. Билгеле булганча, билгесез кешеләр җир  кишәрлегендә иске металл торбалар казыганнар, эшләр рөхсәт документларысыз башкарылган.

Арча районы Арча шәһәр җирлеге башкарма комитеты адресына табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуны бетерү турында кисәтү бирелде. Шулай ук барлык материаллар чаралар күрү өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлегенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International