Бүген Әлмәт районында каты көнкүреш калдыкларын саклау полигонында зур янгын булды. Һава торышын бәяләү өчен вакыйга урынына оператив рәвештә ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм хезмәткәрләре чыкты. Күчмә экологик лабораторияне кулланып, белгечләр атмосфера һавасын сынап карадылар. Анализ нәтиҗәләре буенча зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китү пробалары ачыкланмаган. Хәзерге вакытта, инспекторлар сүзләренчә, ачык ут сүндерелгән.