Азнакай районы буенча рейд кысаларында экологлар һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре 2 чүплекне ачыклаган

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Азнакай районы территориясендә юл сервисы объектларының, бүлеп бирелгән полосаларның һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча уртак рейд үткәрделәр.

Рейд кысаларында Азнакай шәһәрендә 2 законсыз чүплек ачыкланды. «Сабантуй аланы» территориясендә чүплек 300 кв. м мәйданлы участокны туздырды, ә Лениногорск тракты урамында төзелеш калдыклары 150 кв. м мәйданга таралган.

Азнакай районы Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта «Сабантуй аланында» чүплек бетерелде, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелде.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башланды. Ике ай эчендә республика буенча күзәтчелек органнары тарафыннан 5 меңнән артык чүплек ачыкланган, аларның 90% ы инде бетерелгән. Административ җаваплылыкка 1 849 хокук бозучы тартылган, 2,5 млн сумнан артык штраф салынган. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән рейдлар кысаларында 69 хокук бозу очрагы ачыкланган. Барлык хокук бозулар буенча гамәлдәге законнар кысаларында чаралар күрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International