Алексеевск районы буенча рейд кысаларында экологлар һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре ике чүплекне ачыклаган

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Алексеевск районы территориясендә юл сервисы объектларының, бүлеп бирелгән полосаларның һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча уртак рейд үткәрделәр.

Идел-Кама территориаль идарәсе белгече Ильяс Галләмов сөйләвенчә, рейд кысаларында 2 рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеге ачыкланган. Коры Курналы авылында биналарны сүтүдән һәм җимерүдән чүп-чар 1000 кв. м мәйданлы участокны туздырган, чүплекнең күләме 50 куб. м тәшкил иткән. ә Новоспасск авылында туздырылган территориянең мәйданы 500 кв. м, күләме 30 куб. м.

«Җир кишәрлекләре хуҗаларына ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрү өчен хатлар җибәрелгән», - дип билгеләп үтте ул.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башланды. Икеайлык башыннан республика буенча күзәтчелек органнары тарафыннан 6 496 хокук бозу ачыкланган, шуларның 5 286сы бетерелгән, 1 622 беркетмә төзелгән, 1,8 млн сумлык административ штраф салынган. 4 599 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган, 3 972 (86,4%) юкка чыгарылган. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән рейдлар кысаларында җир кишәрлекләренең чүпләнүенең 64 очрагы ачыкланган. Барлык хокук бозулар буенча гамәлдәге законнар кысаларында чаралар күрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International