ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, һаваны агулау нормаларын арттыручы транспорт чараларын эксплуатацияләүне ачыклау буенча чаралар үткәрүне дәвам итәләр.
Адоратский урамында яшәүчеләр хәбәр иткәнчә, бу районда күл табигый булмаган кызыл төскә кергән. Үзәк территориаль идарә инспекторлары лаборатория хезмәткәрләре белән бергә урынга чыктылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм лабораториясе белгечләре казанлыларның күпсанлы шикаятьләре буенча Казан шәһәрендә атмосфера һавасы пробаларын оператив рәвештә чыгып, сайлап алганнар.
Осиново бистәсендә яшәүчеләрнең күпсанлы шикаятьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, пычраткыч матдәләр чыгарып ташлауларның потенциаль чыганакларына якын территорияләргә чыктылар.
Тәтеш районында мониторингы барышында Киртәле авылы чатында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары торак йортлардан рөхсәтсез көнкүреш калдыкларын ташлау урыннарын ачыклады.
22 августта экология министрлыгының күчмә лабораториясе «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча яңадан чыкты. Атмосфера һавасы пробаларын сайлап алу төнге вакытта Әлфия Авзалова ур., 9 адресы буенча башкарылды.
Берничә көн дәвамында министрлыкка әлеге микрорайонда начар ис булганлыкка шикаятьләр килде. Ул бигрәк тә кичке һәм төнге вакытта кискен сизелгән. 15 августтакичке вакытта министрлыкның күчмә лабораториясе, һава пробаларын алу өчен барды.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Каенлы авыл җирлегенең Туба авылы читендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклады. Түбән Кама районын мониторинглау барышында табигать саклау кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы - 6696 кв. м., чүплекнең күләме - 2678 куб. м.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкка җирле күлнең алсу төскә буялуы турында шикаять килде. 1 августта Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм экология министрлыгының лаборатория белгечләре Зеленодольск районына бардылар. Территорияне тикшерү вакытында балыкларның күпләп үлүе ачыкланмаган, су өслегендә алсу төсмер юк.
Министрлыкның кайнар линиясенә Чүриле авылында яшәүчеләрдән Казансу елгасының бу районда сөт төсенә буялуы турында хәбәр килде. Экологик күзәтчелек лабораториясе хезмәткәрләре белән бергә урынга оператив рәвештә чыгу оештырылды.